

Бизнес-патриотизмны үстерү буенча “Аванти” эшкуарлар ассоциациясе Русия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяковка илдә алты көнлек эш атнасы кертергә тәкъдим итте.
Бу инициатива турында “Известия” гәзите хәбәр итә. Алар сүзләренчә, санкцияләр саны арту сәбәпле, хәзер икътисади секторга йөкләнеш артты.
Башлангыч авторлары бу Русия икътисадының ныклыгын арттырырга һәм технологик үсешкә ирешергә ярдәм итә ала дип билгеләп үттеләр.
Ай-һай, биш көнлегенә без өйрәнгән идек бит, кем әймешли, бу безнең инде канга сеңгән. Үзгәртә күрмәсеннәр.
Чыганак: lenta.ru