Яңалыклар
21 Май 2023, 06:23

Алдагы атнада июль эсселәре булырга мөмкин, ди

Быел яз да бик иртә килде, җәй дә ашыга төсле...

Алдагы атна азагында Русиянең үзәк өлешенә июль челләсе килергә мөмкин. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдергән.  

“Беренчел исәпләүләргә караганда, 25-28 май көннәрендә, атнаның икенче яртысында төнлә һава температурасының 10-15, көндез 23-28 градус булуы ихтимал  (80 процент)”, – диде ул.

Тәүдә, Русия үзәгендә температура июль ае климатик нормасына кадәр 18 майда күтәрелгән иде.

Киләсе атна ахырында аяз, алмашынучан-болытлы һава торышы була, урыны белән яңгыр явуы ихтимал, дип аңлаткан синоптик. 

Чыганак: ria.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас