

19 май – Пионерия көне. Кайчандыр пионерлар сафына басып, кызыл галстук тагып йөрүләре белән горурланганнар өчен 19 май бүген дә бәйрәм көн булып кала. Пионерия бетерелүгә 30 елдан артык вакыт үтсә дә, ул биргән тәрбия, аның матур хатирәсе, кызыл галстук, барабан һәм быргы тавышлары, пионер җырлары әле дә ул буын кешеләренең хәтерендә саклана.
Ялкынлан, учак, дөрлә югары,
Без – пионерлар, эшче уллары.
Киләчәк чорлар чакыра безне,
“Һәрвакыт әзер!” пионер сүзе.
Советлар Союзы чорында октябрят, пионер, комсомол оешмалары эшләп килде. “Бәләкәй чакларыбызда бу оешмаларга керү зур бәхет санала иде. Шул оешмаларда тәрбияләнеп үстек. Бик дус булдык. Мәктәптә ул елларда тәртип бозучылар да булмады диярлек. Чөнки андый балаларны дружина утырышында тикшерәләр иде. Берәүнең дә дружинаны артка сөйрисе килми. Аннары, сугыштан соңгы елларда әтисез калган балаларны ялгыш юлга кереп китүдән саклап калды ул пионерия...” – шулай дип сагынып искә алып утырды редакциягә кергән Мәүлидә апа.
Пионериянең тәрбияви роле искиткеч зур иде. Әйтик, пионерлар сафына керү өчен тырышып укырга, төрле чараларда катнашырга кирәк. Әлеге оешма туган илне яратырга, өлкәннәргә һәм кечеләргә хөрмәт белән карарга, намуслы һәм кыю, дус вә бердәм булырга өндәде. Иң мөһиме – хезмәттә чыныгып үсәргә ярдәм итте. Элекке пионерлар физик чыдам (“Зарница” хәрби-спорт уены үзе ни тора!), рухи яктан көчле, якты күңелле һәм ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер булып үскәннәр. Бүгенге яшьләргә, ни кызганыч, нәкъ шушы сыйфатлар җитешми.
Пионерлар бер-берсен “салют” биреп сәламләгән. Болай сәлам бирү, шәхси мәнфәгатьләргә караганда, җәмгыять белән кызыксынуны өстен куюны аңлаткан. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары, сугыштан соңгы авыр чорларда пионерлар өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан, корал тотып фашистларга каршы барган. Герой пионерлар исемнәре алтын хәрефләр белән тарихка язылган. Болар хакында бүгенге балалар белеп үсәргә тиеш.
Тарихка күз салсак,1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенрусия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый. Шул көннән бирле 19 май СССРда Пионерлар туган көне буларак билгеләп үтелә.
Бүген Русиядә балаларның берничә йөз иҗтимагый оешмалары бар. Шуларның иң зурларының берсе булган Укучыларның Русия хәрәкәте нигезендә 2022 елда Балалар һәм яшьләрнең Русия хәрәкәте төзелде. Беренче съездда аңа “Беренчеләр хәрәкәте” дигән исем сайланды. Әмма ил җитәкчесе Владимир Путин яңа оешма өчен “пионер” дигән колакка ятышлы сүзе дә булган башка исем уйларга тәкъдим итте.
Күрәсең, дөньяда соңгы вакытта барган хәлләр җитәкчелекне уйланырга мәҗбүр итә. Югыйсә, патриотлар тәрбияләү буенча тулы бер буынны югалттык дисәк тә хата булмастыр. Соңгы дистә елда кеше кайгысына битараф булган, үзләре турында гына уйлаган, матди байлыкны өстен күргән буын үсеп чыкты. Барысы да түгел, әлбәттә. Әмма барлар. Авыр чакта илен сатарга да кыенсынмаган кешеләрнең барлыгын да дәлилләде соңгы вакыйгалар. Шуларны искә алып, бүген янә патриотик тәрбиягә басым ясала башлады. Советлар чорының иң уңай үрнәкләрен яңадан тергезү турында да уйланалар. Шулай булгач, бәлки, пионер хәрәкәтләре дә бер заман кайтмас димә...