

Республика халкы Венера белән айның берләшүенә соклана алачак. "Башинформ" мәгълүмат агентлыгына Уфа планетариеның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, язын көнбатыштагы кичке күктә иң якты йолдыз булып балкыган Венера 23 май кичендә Игезәкләр йолдызлыгында яшь ай белән кабат очрашачак.
"Яңа айдан соң дүрт көнлек ай тар урак кебек булыр. Кояш баегач 4 сәгать чамасы көнбатыш офык өстендә яктырткычлар күренәчәк. Беренчесе, 01.20 сәгатьтә, төньяк-көнбатыштагы горизонт астында Венера яшеренәчәк, ай ярты сәгатькә соңрак керәчәк. Ай һәм Венера өстендә ике якты йолдыз күренәчәк: игезәкләр йолдызлыгындагы Кастор һәм Поллукс. Ә аларның сул ягында кысла йолдызлыгында сары төстәге йолдызчык белән Марс балкып торачак», — дип сөйләделәр планетарийда.