+21 °С
Болытлы


27 майда Уфадан Сочига беренче ике катлы поезд кузгалачак.
Ул Уфа – Самара – Имеретин курорты маршруты буенча йөриячәк. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуды Куйбышев тимер юллары җитәкчесе Вячеслав Дмитриев әйтте.
Состав 16 уңайлы вагоннан тора. Һәр купеда мобиль корылмаларга зарядка алу өчен розеткалар бар.
Яңа поездга 600 билет сатылган да инде. Агымдагы ел ахырына кадәр бу маршрут буенча 30 мең пассажирны йөртү күзаллана.