Яңалыклар
15 Май 2023, 04:27

Солдатларга үзләре сораган әйберләрне илтәләр

Чираттагы гуманитар конвойда нәрсәләр бар иде?

Кичә, 14 майда, Башкортстаннан чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына барып җитте.

Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге батальон хәрбиләре өчен тәгәрмәчле авыр техника, дроннардан саклану комплекслары, яуда кирәкле башка әйберләр, автозапчастьлар, бинокльләр, аптечка белән дарулар, кием-салым һәм азык-төлек алып бардылар.

“Алгы сызыкта булган сугышчылар кирәкле бар нәрсә белән тәэмин ителә. Шунысын әйтергә кирәк: солдатларга үзләре сораган әйберләрне генә илтергә кирәк. Әлеге гуманитар конвой белән сугышчылар күп итеп эчәр су алды. Бу мәсьәләдә республика шифаханәләре ярдәм итә”, – диде Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев.

Бу юлы Донбасс балалары өчен дә ярдәм бар иде. Республика шефлыгы астында булган Миңнегали Шәйморатов исемендәге 22нче санлы һәм Сафа Хәсәнов исемендәге 29 санлы мәктәп укучылары китаплар, канцелярия товарлары һәм шашка буенча әсбаплар алды.

Әйткәндәй, ил Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен безнең ярдәмне тою аеруча мөһим дигән иде. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас