

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада күк күкрәп кыска вакытлы яңгыр явып узачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә, яңгыр яуганда көчәю ихтималы бар. Һава температурасы көндез +17, +22 градус җылы.
Сишәмбе көнне, 16 майда, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, талгын, көндез вакыт-вакыт көчәергә мөмкин. Һава температурасы төнлә +4, +9 градус. Көндез +19, +24 градус.
Чәршәмбе көнне, 17 майда, төбәктә һава торышы үзгәрүе фаразланмый. Явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, талгын. Көндез көчәю ихтималы бар. Һава температурасы төнлә +4, +9 градус җылы булса, көндез +19, +24 градус булачак, дип вәгъдә итә синоптиклар.
Чыганак: bashinform.ru