

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы +8,+13 градус, республиканың төньягында +18 градуска кадәр җылы.
Шимбә, 13 май көнне, төнлә кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчәючән. Һава температурасы төнлә +2, +7 градус. Көндез дә бераз яңгыр явып узуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, талгын. Һава температурасы көндез +12, +17 градуска кадәр җитәчәк.
Якшәмбе, 14 май көнне, республикада шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узуы фаразлана. Җил төньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә торган җилгә күчүчән, талгын. Һава температурасы төнлә +2, +7 градус, көндез +13, +18.
Әйткәндәй, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында кисәтүләренчә, 12 майда республиканың аерым көньяк районнарында гадәттән тыш янгыннар куркынычы сакланачак.
Чыганак: bashinform.ru