Яңалыклар
12 Май 2023, 06:27

Туп-туры Кызыл диңгезгә барып төшәсең

Отпускны гел генә бакчада үткәрергә димәгән.

https://ok.ruhttps://ok.ru
https://ok.ru

Отпусклар чоры җитә. Дөньялар тыныч булмаса да, кайсыберләр диңгез буена барып ял итеп кайтырга җөрьәт итә.

Алар өчен яхшы яңалык: “Azur Air” авиакомпаниясе Уфадан Кызыл диңгез курортлары – Хургада һәм Шарим-эль-Шейхка туры авиарейслар ача.

“Авиакомпания  Шарм-эль-Шейхка очыш программасын 19 майда башлый. 27 майда Хургадага беренче рейс юл алачак”, – диләр “Уфа” халыкара аэропортының матбугат хезмәтеннән.

Самолетлар 10 көнгә бер очачак, юл вакыты – 6 сәгать. Очыш өчен 238 пассажир сыйдырышлы Boeing 757-200 самолетлары кулланылачак.

Чартер рейсларга билетларны эре туроператорлар сата башлаган да инде.

Әлеге рейслардан тыш, җәй көне Уфа туристларын Мисырга “AlMasria Universal Airlines” авиакомпаниясе дә йөртәчәк.

Гел генә бакча димәгән, хут булса, диңгезгә барып ял итү комачауламас иде. Шулай бит?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас