

2023 ел башыннан республикада 65 эш бирүче уку йортын яңа тәмамлаган 95 яшь белгечне үзенә стажировкага алган. Аларның тагын да зуррак дулкыны уку елы тәмамлануга көтелә.
-Эш бирүчеләр кадрлар резервын эш белән тәэмин итү сәясәте кысаларында оештырылган төрле чараларда катнашып, туплауны хуп күрә. 2009 елдан алып чыгарылыш укучыларын стажировкалау программасында 16 меңнән артык яшь белгеч катнашкан, - ди БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Бу хакта тулырак pravitelstvorb.ru сайтында укый аласыз.