Яңалыклар
11 Май 2023, 07:27

22 майда алкоголь сатылмаячак!

Ни өчен икәнлеген чамалыйсыздыр...

jur24pro.rujur24pro.ru
jur24pro.ru

Быел 9нчы һәм 11нче сыйныфлар өчен Соңгы кыңгырау 22 майда үтә. Һәм бу көнне Башкортстан территориясендә исерткеч эчемлекләр сатылмаячак.

“Республика законнарына ярашлы, бу тыю кибетләрдә алкоголь продукциясен берәмләп сатуга кагыла. Җәмәгать туклануы предприятиеләренә ул кагылмый”, – дип аңлаталар төбәкнең Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез: республикада Яңа ел каникулларында, Яшьләр көнендә, Белем көнендә һәм сабантуйлар үткән көннәрдә исерткеч эчемлекләр сату тыела.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас