

Бүген көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенә Уфадан 40 километр ераклыкта урнашкан Кушнаренко районы Әхмәт авылы янындагы Буткан күле тирәсендә коры үлән януы турында хәбәр килгән.
Вакыйга урынында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре, ирекле янгын сүндерүче командасы эшлиләр. Район хакимиятеннән тракторлар җәлеп ителгән.
Коры үлән яну сәбәпле көчле төтен тарала. 10 гектар мәйданда янгынны таралмаслык итеп сүндергәннәр. Җил юнәлеше буенча төтен Уфа ягына тарала.
Ут капкан коры үләнне сүндерүгә янгын сүндерү машиналары җәлеп ителгән, тракторлар җирне сөрә. Вакыйга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе контролендә.
Төтен булган очракта һәм көек исе таралганда кешеләргә фатир һәм йорт тәрәзәләрен ябарга, күбрәк чиста су эчәргә, һаваны дымландырып торырга киңәш ителә.
Чыганак: bashinform.ru