Яңалыклар
4 Май 2023, 04:44

Уфада җир убылган, ди

Сез дә ишеттегезме бу хәбәрне?

Кичә социаль челтәрләрдә Уфаның Менделеев урамындагы карст убылуы барлыкка килгән фотосурәтләр таралды. “Башинформ” бу хәбәргә карата комментарий артыннан башкала мэриясенә мөрәҗәгать иткән.

Шәһәр хакимиятендә Менделеев урамының әлеге участогында “Уфаводоканал” предриятиесе көче белән су агып ятуны бетерер өчен аварияле чокыр казу эшләре оештырылуын аңлатканнар.

"Эшләрне бетергәннән соң, ресурслар белән тәэмин итүче оешма юлның бозылган участогын торгызачак", – дип хәбәр иттеләр мэриядә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас