

Бүген, 4 майда, Уфаның “Торатау” конгресс-холлында үткән “Якташлык көче” форумы кысаларында “Аек авыл – 2022” бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр. Аларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүләкләде.
Шулай итеп, җиңүче исеменә түбәндәге авыллар лаек булды:
“Эре авыллар” номинациясендә:
I урын – Дүртөйле районы Мәскәү авылы;
II урын – Тәтешле районы Иске Күрдем авылы;
III урын – Зилаер районы Юлдыбай авылы.
“Зур авыллар” номинациясендә:
I урын – Күгәрчен районы Бикбулат авылы;
II урын – Хәйбулла районы Әбүбакир авылы;
III урын – Мәләвез районы Смак авылы.
“Уртача авыллар” номинациясендә:
I урын – Ярмәкәй районы Бикәт авылы;
II урын – Белорет районы Олы Елга авылы;
III урын – Бөрҗән районы Исламбай авылы.
“Бәләкәй авыллар” номинациясендә:
I урын – Куергазы районы Кинҗә-Абыз авылы;
II урын – Гафури районы Олы Үтәш авылы;
III урын – Кырмыскалы районы Күлләр авылы.
Республика бәйгесенең призлар фонды – 40 миллион сум. 6 миллион сум күләмендәге иң зур бүләк “Эре авыллар” номинациясендә җиңүчегә тапшырыла. Калган номинацияләрдә җиңүчеләргә 5, 4 һәм 3 миллион сум бирелә. Приз суммасы авылның зурлыгына бәйле.