Яңалыклар
4 Май 2023, 03:45

Һава торышы үзгәрмиме?

Яңгыр кирәк иде дә бит...

Ә.Бикмурзина.Ә.Бикмурзина.
Фото:Ә.Бикмурзина.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, республикада атна ахырына кадәр коры һәм эссе һава торышы сакланачак. Бүген, 4 майда, республика территориясендә  әллә ни явым-төшем көтелми. Төбәкнең бары тик төньяк өлешендә генә кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Җил көньяктан, уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез +21,+26°.

Җомга көнне, 5 майда, шулай ук җитди явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +9,+14°, урыны белән +3,+8°, көндез  +20,+25°.

Шимбә көнне, 6 майда, көндез төньяк районнарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяктан, уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +9,+14°, урыны белән +3,+8°, көндез +20,+25°. 

Чыганак: bashinform.ru

Ә.Бикмурзина.
Ә.Бикмурзина.
Ә.Бикмурзина.
Фото:Ә.Бикмурзина.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас