Яңалыклар
3 Май 2023, 06:03

Дубайда Сабантуй узган

Кемдер башлап йөрсә, бар да була!

Дубайда Сабантуй узганДубайда Сабантуй узган
Дубайда Сабантуй узган

Кемдер башлап йөрсә, бар да була!

 

Сабантуй 29 апрельдә Дубайның «Сафа Паркы»нда булган. Бу турыда инде күп еллар шунда яшәүче милләттәшебез Әлфия Бәдретдинова социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән.

«Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә беренче тапкыр татар Сабантуе! Әкрен генә адымнар белән шуңа таба бардык... Без булдырдык!» – дигән Әлфия сөенеп.

Бәйрәмдә татар эстрада җырчылары чыгыш ясаган, хәтта, танылган «Бурдж Халифа» манарасында утлар белән Татарстан әләме дә балкыган.

Әлфия – моңа кадәр дә бик күп проектлар җитәкләгән, милләттәшләребезне чит җирләрдә табып, берләштереп, аралаштырып торган, төрле очрашулар оешытырган кеше. Сабантуйны оештыручыларга «афәрин!» диясе генә кала. Бу күркәм гадәт дәвамлы булсын иде!

 

 

Дубайда Сабантуй узган
Дубайда Сабантуй узган
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас