

Бала караган еллар стажга керми дип борчыла идегезме?
2015 елның 1 гыйнварына кадәр пенсиягә чыгучылар бала карап өйдә утырып, аз стажга ия булып калган өчен өстәмә алырга мөмкин. Русиянең атказанган юристы Иван Соловьев ПРАЙМ агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, мондый өстәмә күләме исәпләнгән балларга бәйле булачак.
Өстәмә алу өчен Социаль фондка яки Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип аңлатып үткән белгеч. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында яки “Россия почтасы” аша гариза тутырып юллау сорала.
Өстәмә ике яки аннан күбрәк бала тәрбияләп үстергән өчен бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта бала тәрбияләп үстерү чорында эшләмәгән булу, хәзерге вакытта минималь хезмәт стажына һәм пенсиягә ия булу кирәк.
Декрет чорында эшләүчеләр яки зур гына хезмәт стажына ия булып, уртачадан күбрәк керем алучылар өчен өстәмә юллау отышсыз булып чыгуы мөмкин, дип аңлаткан юрист.
Аның әйтүенчә, өстәмә бер бала өчен бер елга – 1,8 балл, ел ярым өчен – 2,7 баллдан чыгып исәпләнеләчәк.
Фото: gas-kvas.com