Яңалыклар
28 апрель 2023, 07:01

Май бәйрәмнәренә һава торышы...

Җил дә вакытында исәр, яңгыр да вакытында явар.

Май бәйрәмнәренә һава торышы...Май бәйрәмнәренә һава торышы...
Май бәйрәмнәренә һава торышы...

Җил дә вакытында исәр, яңгыр да вакытында явар.

 

 

 Гисметио порталы хәбәр итүенчә, 29 апрельдә республикада көндез 24 градуска кадәр җылыта, болытлы булачак, явым-төшем көтелми.

30 апрельдә көндезге сәгатьләрдә яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы +16 градус тирәсе булыр.

1 майда да явым-төшем фаразлана. Бәйрәм көнендә һава температурасы +14 градус булачак. 2, 3, 4, 5 майларда көннәр кояшлы һәм чагыштырмача җылы торачак. +15-17 градус җылылык көтелә. Яңгыр явуы икеле.

6 майда матур һава торышы күзаллана. Көндез +18, төнлә +11 градус. Ә менә 7 майда шулай ук җылы, әмма яңгыр явуы ихтимал. Җиңү көнендә, 9 майда, һава температурасы +11-12 градус булуы көтелә.

Фаразлар буенча, гомумән, май аенда һава торышы да, яңгырлар да шатландырачак.

Фото:

pibig.info

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас