

Әхәт Мортазин исеме мәңгелек.
Кабатланмас тавышка ия булган диктор Әхәт Мортазин истәлегенә багышланган турнир быел да бик оешкан төстә үтте. Бишенче тапкыр узган волейбол буенча ярышлар матур традицияне тулыландырып җибәрде.
Быел турнир Уфа дәүләт сәнгать училищесының спорт залында үтте. Анда дүрт: “Башкорстан Республикасы “Нәшрият йорты” ДУП, Башкортстан юлдаш телеканалы, “Юлдаш” радиосы һәм “Йолдызлы” командалары катнашты.
Чарада Әхәт абыйның хатыны, “Юлдаш” радиосының баш мөхәррире Тәнзилә Абдулла кызы Үлмәсбаева һәм балалары Гүзәл белән Салават та булды.
Турнир бик җанлы барды.
Әхәт абый оста диктор гына булмады, ул яшьләргә матур үрнәк бирүче остаз, зур сабырлыкка ия профессионал, тәрбияле кеше иде. Болай матур итеп шәхесне, алтын тавышлы дикторны искә алу бик мәгънәле.