Яңалыклар
26 апрель 2023, 06:25

Алмаз Сафин исеме мәңгеләштерелде

Укучыларны батыр көн дә каршы ала хәзер.

Алмаз Сафин исеме мәңгеләштерелдеАлмаз Сафин исеме мәңгеләштерелде
Алмаз Сафин исеме мәңгеләштерелде

Укучыларны батыр көн дә каршы ала хәзер.

 

 Әлшәй районының Раевка авылындагы 2 санлы мәктәпкә Русия Герое Алмаз Сафин исеме бирелде.  Бу карар Башкортстан Республикасының  рәсми  интернет-порталында урнаштырылган.

Алмаз Сафин махсус хәрби операциядә 2022 елның 30 сентябреннән  алып катнашкан. Кремль сайтында хәбәр ителүенчә, 14 гыйнварда Кызыл Лиман юнәлешендә дошман,  актив һөҗүм итәр һәм шул рәвешле десантчылар оборонасын юк итеп, гаскәрләр төркемен тәэмин итү юлларыннан өзеп, Кременнаяны алыр өчен, үзенең барлык резервларын Кременная торак пунктына чыгарган.

Полкның разведка органнары дошман резервлары подразделениеләренең хәрәкәт итү маршрутын һәм төп һөҗүм юнәлешенең кайда булачагын ачыклаган. Полк командиры, дошман һөҗүме көтелгән урыннарда оборона позицияләрен ныгыту максатыннан үз кулы астындагы подразделениеләргә перегруппировка ясау карарын кабул итә”, – диелә Кремль белешмәсендә.

Старшина Алмаз Сафин җитәкчелегендәге парашют-десант взводы батальон составында дошманның төп һөҗүме участокларында оборона позицияләрен саклап килгән. Кыска вакыт эчендә Алмаз Сафин оператив рәвештә күзәтү, позицияләрне махсус корылмалар белән җиһазлауны оештырган, солдатлар алдында максатлар куеп, взводка йөкләтелгән позицияләрдә  оборонаны саклауны оештырган.

Алмаз Сафин тәүгеләрдән булып дошман подразделениеләренең  безнең взводка табан юнәлүен белеп-күреп калган. Хәрби, рота командирына алдан хәбәр итеп,  үз вакытында сугышчыларга ут ачу командасын биргән. Шул рәвешле ул дошманның кинәт һөҗүм итүен булдырмый калган. Якташыбызның гамәлләре оборонада торучыларга үз позицияләрен алуга мөмкинлек биргән.

Дошман  уңышка ирешә алмаган һәм десантчылар позицияләренә  минометлардан ут ачкан. Нәтиҗәдә яшь ир каты яралана, әмма шунда да ул солдатларга командалар биреп торган.

“Дошман десантчыларны әллә ничә тапкыр позицияләреннән бәреп төшерергә тырышкан, әмма шундый көчле каршылыкка дучар булып, зур югалтулар кичергән, куелган максатларына ирешмәгән. Элекке позицияләренә чигенергә мәҗбүр булган. Старшина Алмаз Сафин җитәкчелек иткән десантчыларның кыю гамәлләре нәтиҗәсендә сугыш барышында бер танк, ике бронемашина һәм 50 ВСУ солдатлары юк ителгән. Хәрби бурычын ахыргача үтәп, әлеге каты алыштан соң яраланган  Алмаз Сафин һәлак булган. Алмаз Сафинның  югары профессиональлеге һәм шәхси состав белән  оста җитәкчелек итә белү белән беррәттән батыр һәм тәвәккәл гамәлләре Украина кораллы көчләренең  солдатлары саны буенча күбрәк булган, яхшы әзерләнгән һәм җиһазландырылган подразделениеләренә шактый зыян салынган”, – дип хәбәр итә Кремль.

Русия Президенты Владимир Путин 17 гыйнварда старшина Алмаз Сафинны (үлгәннән соң)  Русия Герое дигән дәрәҗәле исем бирелү турында указга кул куйды. Әлшәй районының Раевский поселогында туып-үскән газиз якташыбыз, милләттәшебез, асыл улыбыз Алмаз Сафин  хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы  өчен бүләкләнде. Аның мактаулы исеме күп буыннар теленнән төшмәс. Туган мәктәбендә укучы яшь буын старшина Алмаз Сафинның каһарманлыгы үрнәгендә дөрес тәрбия алып, ватанпәрвәрләр булып үсәр дип ышанабыз.

Батыр үзе исән булса, тагын да зуррак эшләр эшли алыр иде. Үзе балалар белән очрашып, матур тәрбия сәгатьләре, очрашулар уздырыр иде... Үлем үкенечсез булмый... Бик кызганыч...

Сугышлар тизрәк тәмамланып, тыныч тормышлар янә кайтсын. Ир-егетләребез исән-сау булып, туган йортларына тыныч күңел белән кайтсыннар инде.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас