

Бөтен ышаныч Кояшка!
Бүген җылыту сезоны тәмам. Әле кайсыдыр биналарга җылы бирелгән булса, бүген җылыткыч торбалардан җылылык китеп бетә. Моңа ярашлы документларга Уфа мэры Радмир Мәүлиев кул куйды. Документта бу карарның даими җылы һава торышы урнашу сәбәпле гамәлгә кертелүе турында хәбәр ителә.
Әйе, синоптиклар алдагы көннәргә җәй җылысы вәгъдә итә. Бөтен ышаныч Кояшта!
Карлыган, шомыртлар яфрак яра, алар чәчәккә төймәләнгән. Бәйрәм көннәрендә бөтен җирне, яз бөреләрен назлап юып үткән Гает яңгырыннан соң табигать яңа сулыш алып, сафланып, яшелләнеп китте.
Бәрәкәтле язлар килсен! Җирдә дым җитәрлек булсын. Игеннәр, уңышлар ишелеп уңсын. Ашыгып килгән бу языбыз илгә тынычлык алып килсен! Яхшы хәбәрләр җанны җылытса, һава торышы үзгәреп торса да бирешмәбез.
Фото: smartik.ru