Яңалыклар
24 апрель 2023, 12:23

Ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бүленә

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү күләме 4 млрд. сумнан арткан.

Ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бүленәЯрдәм күрсәтүгә аерым игътибар бүленә
Ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бүленә

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә БР финанс министры Лира Игътисамова гаиләләргә күрсәтелүче ярдәм юнәлешләре турында сөйләде.
Балалар һәм үсмерләргә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бүленә. 2023 елның апрель башына хәрби хезмәткәрләрнең 3 меңгә якын баласы балалар бакчасына бушлай йөри. Моннан тыш, 5 - 11 классларның 2,4 мең укучысы һәм 500 студент бушлай кайнар аш белән тәэмин ителә. Шулай ук 23 яшькә кадәрле укучылар һәм студентлар кала җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукына ия. Әлеге хокук белән 3,6 мең кеше файдалана.
Ике меңләп бала төрле түгәрәкләргә бушлай йөри. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 300 баласына республика шәһәр чите лагерьларена юлламалар бирелгән.
Социаль ярдәм күрсәтү җәһәтеннән 10 меңнән артык кеше каты көнкүреш калдыкларына коммуналь хезмәтләргә түләүдән азат ителгән. 7,5 меңнән артык кеше медицина ярдәме алган.
Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү өчен, илдә "Ватанны яклаучылар" дәүләт фонды булдырылган иде. Аның төбәк филиалы Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү республика үзәге базасында эшлиячәк. Үзәк офислары Сибай, Стәрлетамак һәм Нефтекамада эшли. Якын вакытларда аның Уфада да ачылуы көтелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтүне координацияләү белән БР Башлыгы каршындагы Ведомствоара комиссия шөгыльләнәчәк.

БР Башлыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас