

Бүген республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә атна саен үтүче оператив киңәшмә булды.
БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Башкорстан авыл хуҗалыгы эшчәннәренең язгы кыр эшләренә төшүен һәм күпъеллык эш графигыннан ике атна алдан баруларын белдерде.
Бүген республиканың барлык районнарында чәчүгә төштеләр. Хуҗалыклар дым каплата, уҗым тукландыра, күпъеллык үләннәрне тырмата. 45 районда язгы сабан ашлыкларын чәчүгә тотынганнар һәм билгеләнгән планның 11 процент үтәлгән дә инде.
Быел 2 млн. 170 гектар җир чәчеләчәк. Уҗым бодае, карабодай, шикәр чөгендере, көнбагыш һәм горчица мәйданнары зурайтылган. Хуҗалыклар үзебездә җитештерелгән орлык белән тулысынча тәэмин ителгән. Шулай ук әлегә ашламаның 64 проценты тупланган.
Чәчүгә төшәр алдыннан басу техникаларын әзерләгәннәр. 9 мең трактор "техосмотр" үткән. Бу исә МТСта булган техниканың 78 проценты дигән сүз. Быел гыйнвар-мартта республика хуҗалыклары 2,1 млрд сумга 595 берәмлек яңа техника алган .
Башкортстан Башлыгы сайтыннан.