+21 °С
Болытлы


Бу яллар яңгырлары белән сөендерде. Ни дисәң дә, язгы җиргә дым кирәк.
Башгидрометүзәк синоптиклары фаразынча, бүген, 23 апрельдә дә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяк-кынбатыштан исә. Һава температурасы көндез +12... +17 градус булачак.
Алдагы атна башында әллә ни зур явым-төшем фаразланмый. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Термометр баганалары төнен +1... +6 градус күрсәтсә, урыны белән -4 градус салкын булу ихтималы бар. Көндез исә +16...+21 градуска кадәр җылыта.