

Американың төрле техникалар кулланып көрәшүчесе, Башкортстанның спорт көрәше федерациясенең беренче вице-президенты Джефф Монсон депутат булмакчы.
Ул республика Дәүләт Җыелышы–Корылтаена быел үтәчәк сайлауларда кандидат буларак катнашырга тели. Шуңа спортчы “Бердәм Русия” партиясеннән тәкъдим ителү өчен алдан тавыш бирүдә катнашучы буларак теркәлүгә документларын тапшырган.
Исегезгә төшерәбез: Джефф Монсон 2018 елда Русия гражданлыгын алды. Быел февраль аенда исә аның АКШ гражданлыгыннан баш тартуы билгеле булды. Ул урыс телен өйрәнүен әйткән иде.