

Александр Доставалов исемендәге батальон хәрбиләре Руслан Гыйззәтов, Рөстәм Заһидуллин һәм Игорь Корбанов махсус хәрби операция бурычын үтәгәндә батырлык күрсәткәннәр. Бу хакта “Геройлар вакыты” проектының чираттагы чыгарылышында сөйләгәннәр.
БМП-3 экипажы составында сержант Руслан Гыйззәтов, кече сержантлар Рөстәм Заһидуллин һәм Игорь Корбанов дошманның ике танкына каршы сугыш алып барган. Солдатлар бергә, һәм дөрес алымнар кулланып, каршы якның һөҗүмен кире кагып кына калмаганнар, ә аларын артка чигенергә мәҗбүр иткәннәр.
Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклы ярдәм булырга тиеш дип белдерде. “Солдатлар мөһим бурычлар үти. Без, үз чиратыбызда, аларга ярдәм итү өчен барысын да эшләргә тиешбез”, – дигән иде ул.