

Озайлы кыштан соң табигатьтәге беренче чәчәкләр баш калкыта. Аларны тотып карыйсы, өзеп, өйгә алып кайтасы килә...
Ләкин ярамый! Чөнки Башкортстанда үскән язгы чәчәкләрнең күп төрләре Кызыл китапка кертелгән. Мәсәлән (исемнәрен русча вариантта тәкъдим итәбез) – Тюльпан Шренка, Рябчик русский, Ирис низкий һәм кыйммәтле дару чәчәкләре: Первоцвет крупночашечный, Прострел раскрытый яки “Сон-трава”, Горицвет весенний (Адонис весенний).
Язның беренче чәчәкләрен тамырлары белән йолкып алу аркасында аларның саны елдан-ел сирәгәя. Әмма, ни кызганыч, моны белә торып та, кайсыберләр, язгы чәчәкләрне күпләп җыеп, сатуга чыгарырга да кыенсынмый.
“Кызыл китапка кертелгән, сирәк очраган һәм югалу куркынычы янаган үсемлекләрне җыйган өчен административ җаваплылык карала”, – дип кисәтәләр Росприроднадзор хезмәткәрләре.
Законга каршы эш алып барган өчен сатучыларга һәм сатып алучыларга штраф түләргә туры килергә мөмкин. “Гражданнарга – 2,5 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфа биләүчеләргә – 15-20 мең сум, юридик шәхесләргә 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф карала. Үсемлекләр һәм аларны җыю кораллары конфискацияләнә”, – дип аңлаталар ведомствода.
Язгы чәчәкләрнең гомере болай да кыска. Табигатькә үзләренә генә хас матурлык биргән бу чәчәкләргә кул сузмасак иде.