Яңалыклар
19 апрель 2023, 08:27

Ярдәме сизелгән

2022 елда Русия экспорт үзәге Башкортстандагы 291 компаниягә ярдәм күрсәткән.

Ярдәме сизелгәнЯрдәме сизелгән
Ярдәме сизелгән

 

2022 елда Русия экспорт үзәге Башкортстандагы 291 компаниягә ярдәм күрсәткән. Бер ел эчендә компанияләр 1,6 мең хезмәт күргән. Ярдәм күрсәтелгән экспорт шул рәвешле $278 млн. тәшкил иткән. Бу хакта Русия экспорт үзәгенең Уфадагы вәкиллеге җитәкчесе Ренат Маняпов белдерде.

Аның сүзләренә караганда, 2022 елда экспортлаучылар яңа сәүдә нокталары эзләгәннәр һәм дустанә илләр базарларында юнәлешләр барлаганнар. Компанияләр үз продукциясен алга чыгарыр өчен күргәзмәләрдә актив катнаша башлаган, шулай ук  үзәк оештыручы халыкара консультацияләргә, логистика буенча вебинарларга кушылган.

“Мой экспорт” цифрлаштырылган сервислар платформасы тагын да зуррак кызыксыну уяткан. 2022 елда өйрәнелгән сату каналлары эшләми башлагач, компанияләргә яңа ысулларга җайлашырга туры килгән.  

“Башкортстан Русия экспорт үзәге белән хезмәттәшлектә экспортерларга булышлык итә. Узган елның нәтиҗәләре буенча кече һәм урта эшкуарлыкның  118 компаниясе үзәк ярдәме белән 125 млн долларга экспорт контрактлары төзегән. 2021 ел белән чагыштырганда бу сумма 20%ка арткан”, - ди БР хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас