+21 °С
Болытлы


Алдагы өч көндә һава торышы яңгырлы һәм җилле булачак, дип кисәтә синоптиклар.
Бүген, 19 апрельдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр булачак. Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан искән җил вакыты белән көчәеп китәчәк. Термометр баганалары +11, +16 градус тирәсендә торачак.
20-21 апрельдә дә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Һава температурасы төнен -2, +3 градус булса, көндез +11, +16 градус җылы булачак.