+21 °С
Болытлы


Уфада җылыту сезоны 24 апрельдә төгәлләнәчәк. Башкала мэры Ратмир Мавлиев моңа ярашлы карарга бүген кул куйды. Документта мондый карарга килүнең төп сәбәбе дип тышта даими җылы һава температурасы урнашу атала.
Кайда ничектер, ә менә Матбугат йортында җылылык батареяләре күптән боз кебек. Клавиатура төймәләре шакылдыймы, әллә журналистларның тешләре тешкә тия алмыймы – тиз генә аңлап та булмый...
Хәер, өлкәннәр түзәр ул... Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә генә өшеп чирләүчеләр артмаса ярар иде...