Яңалыклар
19 апрель 2023, 13:59

Октябрьскийда күчмә утырыш узды

Башкортстан республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай президиумының күчмә утырышы Октябрьский шәһәрендә үтте.  

Октябрьскийда күчмә утырыш уздыОктябрьскийда күчмә утырыш узды
Октябрьскийда күчмә утырыш узды

Башкортстан республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай президиумының күчмә утырышы Октябрьский шәһәрендә үтте.  Анда депутатлардан тыш Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Михаил Закомалдин, Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Ольга Панчихина, Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Ирина Абрамова, Башкортстан Республикасы Конституция советы рәисе Хәйдәр Вәлиев катнаштылар.
Утырышка кадәр депутатлар Октябрьскийның берничә объектында булды, шул исәптән сәнәгать предприятиеләре һәм социаль өлкә учреждениеләрендә. Алар 1нче шәһәр дәваханәсенең перинаталь үзәген, «Балалар һәм үсмерләр иҗат сарае» технопаркын, каты коммуналь калдыклар җыю буенча эксперименталь мәйданчыкны карады. Шулай ук комитетлар гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итүләр оештырылды.
2нче гимназия мәйданчыгында балалар коллективларында эзәрлекләү (буллинг) очракларын профилактикалау мәсьәләсе буенча эшче төркемнең күчмә утырышы узды.
Константин Толкачев үткәргән Президиум утырышы Октябрьский шәһәренең «Милли мәдәниятләр үзәге» мәйданчыгында узды.
- Мондый күчмә чаралар безгә территорияләр тәҗрибәсен тирәнрәк, комплекслырак өйрәнергә булыша, – диде Константин Толкачев. - Күчмә утырыш нәтиҗәләре буенча шәһәр халкы өчен файдалы булачак карарлар кабул итә алырбыз, дип ышанам. Күчмә чаралар үткәрү даими практикага керәчәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас