

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән республика Башлыгы каршында Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча совет төзелде. Хәзерге заманда социаль өлкә эше кешегә нинди дә булса хезмәт алу өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең ихтыяҗларын һәм сорауларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Шуңа күрә хезмәтләрнең сыйфаты югары булырга тиеш. Моның өчен Стратегик башлангычлар агентлыгы әйдәп баручы федераль һәм төбәк экспертлары белән берлектә илнең һәр төбәгендә Тормыш сыйфаты буенча совет булдыруны күздә тотучы төбәк социаль стандартын эшләде.
Совет составына коммерцияг булмаган һәм коммерция оешмалары, социаль өлкә оешмалары вәкилләре, социаль юнәлешле эшкуарлар, экспертлар, галимнәр, социаль өлкәне үстерү өчен җаваплы төбәк власте органнары җитәкчеләре керде. Советны Радий Хәбиров үзе җитәкли.
Башкортстанда Тормыш сыйфаты буенча совет илдә беренчеләрдән булып барлыкка килә. Бу - төбәк социаль стандартының барлык чараларын башлау өчен кирәк. Ул республика халкының социаль хезмәтләр сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән мәсьәләләрне хәл итәчәк, социаль өлкәдә төбәк дәүләт сәясәтен тормышка ашыру өстенлекләре буенча тәкъдимнәр формалаштырачак һәм төбәк хокукый базасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләячәк. Экспертлар тормыш сыйфаты рейтингы нәтиҗәләрен анализлаячак һәм төбәк сервис вәкиле тарафыннан алга таба эшләү өчен тормыш хәлләрен сайлау буенча киңәшләр әзерләячәк.