

Республика Йортында Башкортстан Башлыгы каршындагы төбәкне үстерүгә саллы өлеш керткән кешеләрнең якты хәтерен мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча Комиссия утырышы узды. Аны төбәк Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин алып барды.
Төп мәсьәләлрнең берсе - махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Башкортстан егетләренең якты истәлеген саклау. Комиссия адресына республика муниципалитетларында мәктәпләр һәм торак йортлар фасадларында сугышчыларның мемориаль тактаташларын урнаштыру турында 30 үтенеч булган. Мәгариф учреждениеләренең педагогия коллективлары һәм халыктан инициатив төркемнәр карарлары хупланды.
Русия Геройлары Алмаз Сафин, Максим Серафимов, Тамерлан Илһамов һәм Игорь Насыйбуллин исемнәре Уфаның Җиңү паркында яңа гранит стелага уеп язылачак. Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Жебровский сүзләренә караганда, бу эш 1 майга эшләнәчәк.