

Бүген, 18 апрельдә, явым-төшемсез җылы көн булуы фаразлана. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын. Термометр баганалары көндез +11, +16 градус җылы күрсәтәчәк.
Чәршәмбе көнне, 19 апрельдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Көндез бераз көчәючән. Һава температурасы төнлә 0, +5, урыны белән -5 градус, көндез +11, +16.
Пәнҗешәмбе көнне, 20 апрельдә, синоптиклар шулай кыска вакытлы яңгырлар фаразлый. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә 0, +5, урыны белән -5 градус, көндез +11, +16 градус.
Чыганак: "Башинформ".