

Кайсы спектакль төшеп кала?
Театр репертуары әледән-әле яңа спектакльләр белән баетылып тора. Шунлыктан, кайбер яраткан спектакльләр белән дә хушлашырга туры килә. Чираттагы шундый күркәм тамаша – халык мәхәббәтен яулаган спектакльләрнең берсе, Н.Гаетбайның “Балконнан төшкән мәхәббәт” комедиясе 18 апрельдә соңгы тапкыр уйналачак.
2015 елда премьерасын билгеләгән әлеге спектакльнең режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев.
Тагын бер тапкыр яраткан геройларыгыз белән очрашып, маҗаралы танышу тарихын караудан татлы мизгелләр кичереп калырга ашыгыгыз, дуслар!
🎭 Шулай итеп, 18 апрельдә, "Нур" театрының Зур залында Наил Гаетбайның "Балконнан төшкән мәхәббәт" комедиясе күрсәтеләчәк. 16+
Режиссеры - Илдар Вәлиев, Башкортстанның атказанган артисты.
❗Башлана 19.00 сәгатьтә.
Билетларны театрның рәсми сайтыннан www.teаtrnur.ru һәм кассадан: 248-95-33 сатып алырга мөмкин.
Спектакльгә билетларны Пушкин картасы буенча да алырга мөмкин.
Рәхим итегез!