

Нефтекамада яшәүче бер ханыма тешен алдырырга туры килә.
Шуңа ул узган елның декабрендә стоматология клиникасына мөрәҗәгать итә. Теш алган вакытта табиб пациентның казналыгын сындыра.
Ханым сәламәтлегенә килгән зыянны 500000 сум белән бәяли һәм клиникадан әлеге сумманы түләүләрен таләп итә.
Судта медицина оешмасы вәкиле чыгыш ясап, невропатологта консультация үткән, дарулар сатып алган һәм әхлакый зыянны каплату өчен ханымга 25 мең сум түләүләрен бәян итә.
Суд клиникадан өстәмә 200000 сум түләтергә дигән карар чыгарган.