+21 °С
Болытлы


Бүген иртән Баймак районында җиңелчә суыткан, хәтта бераз кар яуган. Бу хакта әлеге вакытта Баймак районындагы "Башинформ" корреспонденты хәбәр итә.
Әлеге вакытта район үзәгендә һава температурасы -3 градус салкын тирәсе. Юлларда бозлавык. Җиле дә көчле. Уфада әле -1 салкын.
Башгидрометүзәк хәбәр итүенчә, бүген көндез +2, +7 градускача җылытачак, ә иртәгә хәтта вакытлыча катламы ятуы ихтимал. Киенеп йөрегез, дуслар! Җылы сөяк сындырмый диләрме әле?
Чыганак: "Башинформ"
Фото: Ләйсән Закирова.