+21 °С
Болытлы


Уфада Агыйдел ярында елга вокзалы төземәкчеләр. Бу хакта башкала хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев туризм буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, бүген Уфа илдә эшлекле һәм вакыйгаларга кагылышлы туризм буенча лидер шәһәрләр исәбендә тора. Шулай ук бездә сәнәгать, гастрономия, медицина, актив туризм үсешә. Круиз туризмы аякка басып килә.
“Узган ел 80 мең кеше су транспорты белән кулланган. Шуңа якын киләчәктә Агыйдел буенда елга вокзалы булдыру бурычын куябыз”, – диде мэр.