

Уфа хакимияте хезмәткәрләре Калинин районындагы бер йортта яшәүчеләргә тәмәке төпчекләрен җыеп бару өчен банкалар бүләк иткән.
Югыйсә, башкала мэры Ратмир Мәүлиев әйтүенчә, кайсыберәүләр төпчекләрне еш кына фатир тәрәзәсеннән ыргыталар.
“Әлеге вакытта Уфаның барлык районнарында җомга һәм шимбә көннәрендә территорияләрне җыештыру буенча экологик чаралар үтә. Чүпләрне безгә берәү дә китереп өйми – ул безнең тормышның нәтиҗәсе. Чүп бик күп һәм еш кына йортта яшәүчеләр үзләре пыраклылык чыганагы булып тора. Без тәмәке тартучыларга чисталык мәдәниятен искә төшерү өчен банкалар бүләк иттек”, – ди Ратмир Мәүлиев.
Тәмәке төпчеген теләсә кайда ташлаучыларны шулай гына тәрбияләп булса, бик яхшы булыр иде, әлбәттә. Шулай да, бу алымның файдасы булыр дип ышанасы килә.