

Республика хөкүмәте автомобильне техник тикшеренү өчен түләүнең чик күләмен 2023 елга ике тапкырга арттырды. Республика премьер-министры Андрей Назаровның моңа кагылышлы карары хокукый мәгълүмат порталында 12 апрельдә дөнья күрде.
Әгәр 2012 елда җиңел машина өчен техосмотр бәясе 450 сум тәшкил итсә, хәзер аның хакы инде 926,4 сум тора. Сигез һәм аннан да күбрәк урынлы һәм массалары 5 тоннага кадәр машиналар өчен техосмотр бәясе 810 сумнан 1066 сумга кадәр артты, авырлыклары 5 тоннадан арткан машиналарга техник тикшеренү үткәрү 976 сумнан 2 мең сумга кадәр артты. Авырлыклары 3,5 тоннадан артмаган йөк машиналары техосмотры 480 сумнан 999 сумга кадәр җитте, ә массалары 3,5 тоннадан алып 12 тоннага кадәр булган йөк машиналары техсмотры 945 сумнан 1094 сумга кадәр күтәрелде. Массалары 12 тоннадан арткан машиналар өчен элек техосмотр бәясе 1000 сум торса, хәзер хакы 2100 сум тора. Иң арзаны мотоциклны тикшерү – элек техосмотр 150 сум торса, бүген бу транспорт чарасына техник тикшерү үткәрү 321 сумга төшәчәк.
Чыганак: rbc.ru