Яңалыклар
13 апрель 2023, 15:38

Беренче паспорт тантанасы

Быелгы уку елында илнең 89 төбәгеннән 500 меңнән артык укучы беренче паспортларын тантаналы шартларда алачак.

Беренче паспорт тантанасыБеренче паспорт тантанасы
Беренче паспорт тантанасы

12 апрель - Космонавтика көнендә - "Беренчеләр хәрәкәте" Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте "Без - Русия гражданнары" бөтенрусия акциясе башлануы турында игълан итте. Шуның кысаларында укуда, иҗатта, спортта, җәмәгатьчелек эшчәнлегендә иң яхшы укучылар беренче паспортларын тантаналы шартларда алачак. Ямал-Ненец автоном округы, Алтай крае, Дагыстан һәм Татарстан республикалары, Калининград, Әстерхан, Новосибирск, Тула, Ырынбур өлкәләре һәм Мәскәү укучылары акциянең беренче катнашучылары булды.
Быелгы уку елында илнең 89 төбәгеннән 500 меңнән артык укучы беренче паспортларын тантаналы шартларда алачак. Акцияне оештыручылар "Без - Русия гражданнары" Бөтенрусия акциясенең күләме елдан-ел зураячак дип ышана. Киләсе уку елында исә әлеге акция 1,5 млн.укучыны берләштерәчәк.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас