Яңалыклар
13 апрель 2023, 07:45

Бер көн алдан чәчсәң...

Сезнең якта чәчүгә төштеләрме әле?

mcx.gov.rumcx.gov.ru
mcx.gov.ru

Бер көн алдан чәчсәң, бер атна алдан урырсың, дигән ата-бабалар. Быел яз иртә килү сәбәпле, республикада сабан эшләре ике атна алдан башланды. Бүген төп бурыч – дым өчен көрәш.

“Эш башы белән! Уңыш яхшы булсын!” – дигән теләген җиткерде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров авыл уңганнарына.

Атна уртасында 49 район аграрийлары басуларга чыккан иде. Хуҗалыкларда дым каплаталар, уҗым һәм күпьеллык үләннәрне ашламалар белән тукландыралар. Ә 13 районда чәчүгә дә төшкәннәр. Илеш, Кырмыскалы, Дүртөйле, Чакмагыш, Мәләвез, Шаран, Кушнаренко, Дәүләкән, Архангель, Уфа, Миякә, Әлшәй һәм Бүздәк районнарында 6 мең гектар җиргә язгы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, шулай ук мал азыгы  культуралары чәчелгән. Бу эштә Илеш районы аграрийлары иң алда бара. Анда 2,3 мең гектар җиргә орлык салынган да инде.

Шуны билгеләргә кирәк: быел республикада 2 миллион 117 мең гектар җиргә язгы культуралар чәчәргә ниятлиләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас