Яңалыклар
12 апрель 2023, 04:45

Янә юлга...

“Ял тиз үтә”, – диләр отпусктан соң махсус операция зонасына юл алучы егетләребез.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар төркем-төркем булып отпускларга кайта башладылар. Әмма ял тиз үтә, диләр алар.

10 апрельдә Александр Доставалов исемендәге батальон хәрбиләренең бер төркеме кыска вакытлы отпускан соң Уфадан махсус операция зонасына юл алды. Аларга яраланудан соң дәвалану алган солдатлар да кушылды.

Взвод командиры “Карпыч” әйтүенчә, отпуск вакытында ул күп танышлары һәм дуслары белән очрашкан, туганнарына барган. Туган шәһәрендә аны патриотик клубка медицина колледжы студентлары белән очрашуга чакырганнар. Үз вакытында Таҗикстан һәм Сүриядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир булачак медикларга алгы сызыкта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләгән. Шулай ук ул махсус хәрби операция зонасына хәрби табиблар кирәклеген аңлаткан һәм киңәшләрен биргән.

Хәрби зонага юл алган солдатларга исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.

Исегезгә төшерәбез: ил Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларны отпускларга ешрак кайтарырга кушты.

.
.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас