Яңалыклар
12 апрель 2023, 11:13

Парад та, салют та булмый

ВКонтактеВКонтакте
Фото:ВКонтакте

Курск өлкәсе властьлары  быел Җиңү көнендә салют булмый, дип хәбәр иттеләр. Украина белән чиктәш төбәк губернаторы Роман Старовойт бу хакта үзенең Телеграм-каналында язган.

“Мин  элек әйткәнемчә, бүгенге көндә кешеләрнең хәфевсезлеге өстенлекле мәсьәлә булып кала, шуңа  9 май көнне парад оештыру һәм салютлар ату карарыннан баш тартырга булдык”, – дип язган Курск өлкәсе башлыгы.

Старовойт сүзләре буенча,  әлеге карарны ветераннар активы  да хуплаган.

Шундый ук карарны Белгородта да кабул иткәннәр. Анда төбәк башлыгы Александр Гладков  бу “Белгород үзәгендә  хәрбиләр һәм хәрби техниканы күпләп бер урынга җыеп дошманны котыртмас өчен” эшләнә, дип белдерде.

Әлеге чаралар хакында Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Җиңү көнендә парадлар үткәрү-үткәрмәү карарын губернаторлар үзләре кабул итә, диде. Аның сүзләренчә, Мәскәүдә Кызыл Мәйданда төп парадны үткәрүгә әзерлек эшләре актив бара. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас