Яңалыклар
12 апрель 2023, 05:57

Кинәт суыта

Кайчаннан алып?

Кинәт суытаКинәт суыта
Кинәт суыта

Алдагы көннәрдә республикада кинәт суытачак. Бу хакта төбәк синоптиклары хәбәр итә.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 12 апрельдә, әллә ни явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы көндез. +12, +17 градус.

Пәнҗешәмбе көнне, 13 апрельдә дә җитди явым -төшем көтелми. Республиканың көньяк районнарында кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә 0, +5 градус, көндез +14, 19 градус җылы. 

Җомга көнне, 14 апрельдә, республиканың төньяк өлешендә явым-төшем көтелми. Көньяк өлешендә җепшек карга күчә торган яңгыр явуы ихтимал. Урыны белән агач ботакларына һәм электр чыбыкларына кар ябышырга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -2, +3, көндез +1, +6 градус җылы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас