

Башкортстанда оештырылган “Ватан” махсус подразделениесе махус операция зонасында үз бурычларын үтәргә әзер. Хәрби әзерлек үткәч, республиканың яңа хәрби формированиесе үз якташлары янына алгы сызыкка юлланачак. Аларны анда бик көтәләр.
“Ватан” отрядына сугышчыларны җыю башлангычы белән социология фәннәре кандидаты Илгиз Солтанморатов чыкты. Мода кадәр ул үзе дә “Өршәк” позывное астында хәрби операциядә катнашты. Һәм хәзер беренчеләрдән булып “Ватан”га кушылды.
Махсус подразделениене хәрби тәҗрибәсе булган һәм “кайнар нокталар”ны үткән сугышчылардан төзергә ният ителгән иде. Шуңа отрядны төзегәндә күптән түгел армиядән хезмәттән кайтучыларга аерым игътибар бирелгән.
Илгиз Солтанморатов сүзләренчә, отряд составында кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләр тәҗрибәсе булган ир-егетләр шактый.
“Кайсыберәүләр сугыш зонасына ике-өчәр командировкада булган. “Ватан”да аларның саны – 60 процент тирәсе. Моннан тыш, отрядта Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге батальоннарда хезмәт итүчеләр дә бар. Алар ярты ел хезмәт иткән һәм контракт хезмәтен “Ватан” составында дәвам итәчәк, – ди Илгиз Солтанморатов. – Отрядтагыларның кәефе яхшы һәм барысы да хәрби бурычларын үтәү теләге белән яна”.
Аның әйтүенчә, “Ватан” отряды барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Бу мәсьәләне республика җитәкчелеге үз өстенә алган.
“Ватан“ отрядын безнең иптәшләребез алгы сызыкта көтә һәм без аларга хәрби иңнәрне куярга ашыгырга тиешбез. Куелган бурычларны үтәячәкбез”, – ди Илгиз Солтанморатов.