Яңалыклар
10 апрель 2023, 06:22

Йорт, 4 абзар һәм 2 машина янган

Көчле җил һәм биналарның бер-берсенә якын урнашуы аркасында ут тиз таралган...

https://02.mchs.gov.ruhttps://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru

Бүген иртән Авыргазы районында янгын булган. Мостафа авылында бер йорт, дүрт сарай һәм ике автомобиль янган.

“Янгын сүндерүчеләр килгәндә 6*6 метр зурлыкта агач йорт, “Toyota RAV-4” һәм “Toyota Camry” җиңел автомобильләре, гомум мәйданы 240 квадрат метр булган дүрт агач абзар янган. Утның тиз таралуына көчле җил һәм биналарның бер-берсенә якын урнашуы сәбәпче булган”, – дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән.

Янгынны 06.19 сәгатьтә сүндергәннәр. Утка каршы 7 техника белән 12 коткаручы көрәшкән.

Әле янгын сәбәпләре ачыклана.  

https://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас