

Башкортстанның Дәүләкән районында яшәүче Корманаевларның күп балалы гаиләсенә шатлык өстәп, 11нче сабыйлары дөньяга килгән. Бу хакта 39 яшьлек әни социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә язма урнаштырган.
“Изге Рамазан аеның беренче көнендә – 2023 елның 23 мартында безнең Энҗе кызыбыз туды. Һәрвакыт сәламәт һәм бәхетле бул! Хуплаганнары һәм ярдәм иткәннәре өчен тормыш иптәшемә һәм гаиләмә рәхмәт! Мин сезне бик яратам!!!” – дип язган Гөлназ.
Ул шулай ук Республика перинаталь үзәге һәм Дәүләкән районы үзәк дәваханәсе табибларына һәм персоналына рәхмәт белдергән.
Әйтергә кирәк, Энҗе – “Ата-ана батырлыгы” медаленә лаек Гөлназ һәм Айнур Корманаевларның гаиләсендә 6нчы кыз. Моңа кадәр аларның тату гаиләсендә 5 кыз һәм 5 малай иде. Хәзер инде 11 булдылар.
“Бәхет акчада да, аларның санында да түгел, бәхет – гаиләдә. Минем гаиләм – ул минем күп балалы бәхетем”, – ди Гөлназ.