Яңалыклар
9 апрель 2023, 06:03

Алдагы көннәрдә җылытачакмы?

Җомга көнне кинәт суытты бит. 

Республика синоптиклары алдагы өч көнгә һава  торышын фаразлады. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген Башкортстанда вым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы көндез +10, +15 градус.
Дүшәмбе көнне, 10 апрельдә, шулай ук явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә 0, -5 градус салкын, урыны белән -11 градус салкынга кадәр. Көндез +9, +14.

Сишәмбе көнне, 11 апрельдә, көн явым-төшемсез булмакчы. Җил үзгәрүчән юнәлештә, талгын. Дүшәмбедәгечә, төнлә термометр баганалары 0, -5 градус салкын күрсәтәчәк, урыны белән – 11 градус салкынга кадәр. Көндез +9, +14.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы язуынча, апрель ахырына кадәр җылы, яңгырсыз һава торышы өстенлек итәчәк.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас