Яңалыклар
8 апрель 2023, 06:38

“Милләт яшьлеге”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика Йортында Римма Батталованың “Милләт яшьлеге” иҗтимагый премиясенең мактаулы кунаклары белән очрашты.

“Милләт яшьлеге”“Милләт яшьлеге”
“Милләт яшьлеге”

Әлеге премияне сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле спортчыларга, тренерларга һәм Паралимпия спорты үсешенә өлеш керткән спонсорларга тапшыралар. Премия лауреатларын бүләкләү тантанасы «Башкортостан» дәүләт концерт залында узды.

Очрашуда озынлыкка сикерү буенча Олимпия чемпионы Татьяна Лебедева, биатлон буенча дөнья чемпионы Антон Шипулин, фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы Елизавета Туктамышева, Тимераякта фигуралы шуу федерациясенең генеральный директоры Александр Коган, Русия тележурналисты Тимофей Баженов һ.б. спорт эшлеклеләре катнашты.

«Милләт яшьлеге» иҗтимагый премиясе 2014 елда булдырылды. Ел саен аны «Елның уңышлары», «Чикләрсез спорт», «Паралимпия спортының өмете», «Җиңү сере», «Чемпионны тәрбияләү», «Йөрәк чакыруы буенча», «Ачык караш» номинацияләрендә тапшыралар.
- Премия бик мөһим. Һәм без Римма Акбердиновнага бу юнәлеш белән актив шөгыльләнүен дәвам итүе өчен рәхмәтле. Уфада аның исеме белән аталган республика спорт әзерлеге үзәге бар. Ул бу проектны тормышка ашыру өчен юл ачты. Хәзер без анда тулы бер спорт кластерын формалаштырабыз,– диде  Радий Хәбиров.



Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас